Караваево авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

2017 елның 9 октябрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марина Солдатова һәм Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана – Алексеевск районының Караваево авылы кешесе  Волкова Надежда Ионовнаны  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Волкова Надежда Ионовна Алексеевск районының Караваево авылында сигез кешелек ишле гаиләдә туа. Бүген дә шунда яши. “Калинин исемендәге” колхозда, аннары “Большевик” совхозында сыер савучы булып эшли. 1950  елда гади эшче Волков Александр Кирилловичка кияүгә чыга. Ире белән дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Надежда Ионовна төпчек кызы Мария белән яши. НадеждаИоновнаның  биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Әйтергә кирәк, 90 яшендә дә ул эшсез генә утыра алмый, ыргак белән бик әйбәт бәйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International