Ел саен үткәрелә торган “яшел” акцияне Алексеевск бердәмроссиялеләре, эчке эшләр бүлеге, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, җәмәгать оешмасы вәкилләре актив катнашты.
Быел Алексеевск штб.ның Казаков урамында һәм Оренбург юлының Южная урамы буйлап корыган һәм шиңгән агачлар урынына 200 тау нараты үсентесе утыртылды. Активистларның фикеренчә, әлеге урыннарны яшелләндерү бистәгә матурлык кына түгел, ә бәлки сафлык та өстиләр.
Родники авылында Яшьләр паркын яшелләндерүгә зур энтузиазм белән керештеләр. Парк территориясендә биш зәңгәр чыршы һәм 20 миләш утыртылды. Моннан тыш, балалар бакчасыннан ерак түгел транспорт йөрмәгән урында да 20 каен утыртылды.
Кыркүл авылында күл тирәли 30 тал агачы утыртылды.
Ә Войкино авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның яңа һәйкәле янында 30 миләш, 12 кызыл шомырт һәм 25 нарат утыртылды.
– Без бергәләп туган ягыбызның “яшел үпкә”ләрен саклаячакбыз һәм ныгытачакбыз, – ди Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабетдинова.
Районда барлыгы 342 агач һәм куак утыртылды. Моннан тыш, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне дә яшелләндерделәр.