Войкино һәм Базяково авыллары мәдәният йортларында Өлкәннәр көне кысаларында бәйрәм концертлары булып узды.
Җыелучыларга Войкино авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга эшкә бөтен күңелләрен биргәннәре, яшьләр белән тәҗрибәләрен уртаклашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.
Өлкән авыл кешеләрен үз чыгышлары белән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сөендерде.
Концерттан соң кунаклар бәйрәм табыны янына чакырылды. Биредә алар бер-берсен котлап һәм бер-берсенә сәламәтлек теләп кенә калмадылар, ә бәлки чын күңелдән җырладылар да, сөйләшеп тә утырдылар, узган яшьлек елларын искә төшерделәр. Җыелучылар җырларны, такмакларны иң яхшы башкаруга, мәзәкләр сөйләүгә төрле конкурсларда катнаштылар.Чара азагында өлкән кешеләр барысы да яшь авылдашларыннан матур чәчәк бәйләмнәре алдылар.
Шуннан соң алар күтәренке кәеф белән, елмаеп һәм уен-көлке сөйләп өйләренә таралыштылар. Чөнки бәйрәмне оештыручылар: авыл мәдәният йорты, җирлек администрациясе хезмәткәрләре, Алексеевск район Советы депутаты Рәмис Кәбиров катнашучыларга игътибар һәм әйбәт кәеф бүләк иттеләр, тормышка кызыксынулары сүнмәвен, озак елларга нык сәламәтлек, якын кешеләренең җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәүләрен, бәхет һәм иминлек теләделәр.