2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә иртәнге 10 нан көндезге 2 гә кадәр Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) гражданнарга хокук ярдәме күрсәтү көнен үткәрүне планлаштырды.
Әлеге чараның максаты – гражданнарга балигь булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча консультатив, хокук ярдәме һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада бала хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, “Татарстан Республикасы адвокатлар конторасы” коммерциянеке булмаган оешма вәкилләренең катнашуы планлаштырыла.