Книгин Александр Егоровичка –90 яшь

2017 елның 6 октябре, җомга

2017 елның 5 октябрендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Мария Солдатоваһәм район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина Алексеевск штб. кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Книгин Александр Егоровичны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыВ.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Книгин Александр Егорович – сугыш ветераны, хәрби званиесе – ефрейтор. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Бөтен хезмәт эшчәнлеген спортка багышлый, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, пенсиягә чыкканнан соң озак вакытлар спорт комплексында тренер булып хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International