Айрат Хәйруллин якынлашып килүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады

2017 елның 6 октябре, җомга

 Кадерле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлауларымны кабул итегез!

Агросәнәгать компексы гомер-гомергә илебез һәм теләсә кайсы төбәк  икътисадын үстерүнең мөһим секторларыннан берсе булды һәм шулай булып кала да. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кертә торган өлешне бәяләп бетереп булмый. Хезмәтегез җиңел түгел, ләкин кирәкле. Аның нәтиҗәләреннән безнең һәркайсыбыз һәр көнне файдалана. Илнең динамикалы үсүе, кешеләрнең иминлеге авыл хуҗалыгындагы уңышларга бәйле.

 Һөнәри бәйрәмегезне әйбәт нәтиҗәләр белән каршылавыгыз сөендерә. Чөнки мул уңыш – гаять зур хезмәт, үз һөнәреңне ярату нәтиҗәсе.

 Һөнәри бәйрәмегез алдыннан  сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, хезмәтегездә яңа уңышлар, тармакны үстерү һәм чәчәк аттыру бурычларын хәл итүдә нәтиҗәле эшләвегезне телибез. Гомерләрен авыр һәм кирәкле эшкә багышлаган ветераннарга аерым рәхмәтемне җиткерәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International