Татарстан Республикасында гражданнарның персонифицирланган мәгълүматларын алу максатында телефоннан шалтыратулар аша мошенниклык очраклары теркәлде.
“Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе кисәтә: Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданның шәхси иминият счеты (СНИЛС) номерын, банк карталары яки башка мәгълүматлар реквизитларын ачыклау өчен телефоннан шалтыратмыйлар, дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын да искә төшерәбез: Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә бармыйлар, фатир саен кереп йөрмиләр һәм гражданнарны пенсия тупланмаларын формалаштыру ысуларын сайларга мәҗбүр итү буенча бернинди эш тә алып бармыйлар.
Исегездә тотыгыз: гражданнарны кабул итү Россия Пенсия фонды идарәсенең Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының клиент хезмәтләрендә һәм махсус “мобиль клиент хезмәтләре” күчмә кабул итү пунктларында башкарыла. Бөтен хезмәткәрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар һәм алар граждан таләп иткәндә аны күрсәтергә бурычлы.
Россия Пенсия фондының “кайнар линиясе”: 8 800 302 2 302
Россия Пенсия фондының Алексеевск районындагы бүлекчәсенең “кайнар линиясе”:074
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-сайтлары www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru