Лебяжье авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 29 сентябре, җомга

2017 елның 25 сентябрендә Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеМихаил Зверев һәм Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Надежда Каныгина тыл хезмәтчәне,  хезмәт ветераны, Лебяжье авылы кешесе КаныгинаТаисия Васильевнаны   90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Таисия Васильевна Чистай педагогия училищесын тәмамлый. Үзенең педагогик эшчәнлеген 1951 елда Алексеевск районының Сабакайка авылында укытучы буларак башлап җибәрә. Анда 2,5 ел эшли. Аннары эшкә Лебяжье авылына күчерелә, анда пенсиягә киткәнче хезмәт куя.  Пенсиядә була торып та тагын җиде елын яраткан һөнәренә багышлый. Хезмәт эшчәнлеген 1990 елда тәмамлый. Яраткан эшенә, балаларга мәхәббәте өчен Таисия Васильевна  хезмәттәшләренең дә, авыл кешеләренең дә хөрмәтен казана. Ике бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстерә, бер оныкасы һәм ике оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International