Үзенчәлекле, иң зирәк кешеләр көне

2017 елның 29 сентябре, җомга

Өлкәннәр көне халыкара статуска ия һәм ел саен 1 октябрьдә үткәрелә.

Традиция буенча сентябрь азагында – октябрьдә районда шушы көнгә багышлап төрле ял итү һәм массакүләм-мәдәни чаралар үткәрелә. Бу бәйрәм  барлык өлкән кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, яхшылыклары һәм зирәклекләре өчен тирән ихтирам күрсәтергә һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә. Татарстан  Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы барлыкка килгән традиция буенча Ункөнлек кысаларында кулланучылар өчен төрле чаралар үткәрә: болар – консультация өстәлләре, базарда кизү торулар, авыл җирлекләренә барулар.

Барлык чаралар гражданнарны кулланучыларның яңа кагыйдәләер белән таныштыру өчен үткәреләчәк. Чаралар барышында мәгълүмати материаллар:  брошюралар һәм буклетлар рәвешендә төрле белешмәлекләр таратылачак..

Кызыксындырган сораулар буенча кайнар линия эшләячәк: Чистай районы, Бебель урамы, 121, т. (843-42) 5-49-85. Шалтыратыгыз, сезгә булышырга тырышачакбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International