Урманасты Шунталысы авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 29 сентябре, җомга

2017 елның 25 сентябрендә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль  хезмәт күрсәтү бүлеге  мөдирәсе Лариса Белова, мәгариф бүлеге методисты Елена Горелова һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибы Гөлия Исламова тыл хезмәтчәне,  хезмәт ветераны, күп балалы ана, Урманасты Шунталысы авылы кешесе Гыйниятуллина Асия  Бәдретдин кызын90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Асия Бәдретдин кызы Чистай педагогия училищесын тәмамлый һәм гомере буена (40 елдан артык) Урманасты Шунталысы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы булып эшли. Алты бала тәрбияләп үстерә, ундүрт оныгы һәм  12 оныкчыгы бар. Асия Бәдретдин кызы авылда хөрмәткә лаек кеше, кызыклы әңгәмәдәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International