2017 елның 23 сентябрендә Бутлеровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фирдәвес Хәйретдинова һәм Бутлеровка авыл җирлегенең ветераннар оешмасы рәисеВиталий Николаевич тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана – Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылы кешесе Камаева Шәмсеруй Харис кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Шәмсеруй Харис кызы Юеш Көрнәле авылында туып-үскән, гомере буена “Родина” колхозында төрле эшләрдә эшләгән. Дүрт улын дөньяга китергән, ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Камаев Шакир белән аларга лаеклы тәрбия биргән. Ике уллары – Лениногорскида, берсе Яр Чаллыда яши һәм эшли, төпчекләре туган авылында калган, “Родина” колхозында эшли. Шәмсеруй Харис кызының алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар.