Дүшәмбе көнне, 2 октябрьдә, көндезге 1 дә РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев гражданнарны онлайн режимында кабул итәчәк. Марат Мансур улына сорауларны Татарстанның теләсә кайсы кешесе бирә алачак, моның өчен 30 сентябрьгә кадәр http://tatarstan.er.ru/projects/onlajn-priem-grazhdan сайтында махсус форма тутырырга кирәк. Сорауларны шулай ук онлайн режимында да бирергә була.
Онлайн режимында кабул итү 2 октябрьдә көндезге 1 дән башланып, «Вверх» порталында (vverh-tatarstan.ru) һәм “Бердәм Россия” төбәк бүлекчәсе сайтында (tatarstan.er.ru) трансляцияләнәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның матбугат хезмәте