Ярминкәләр-2017 Безнекеләр Чехов базарында

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Анда авыл хуҗалыгы продуктларын  базар бәяләреннән 20-30 процентка арзанрак бәягә турыдан-туры җитештерүчеләрдән сатып алырга мөмкин. Безнең авыл хуҗалыгы районының үз продукциясен республика ярминкәләрендә сатуы традициягә әйләнде.

– Бу ел азагына кадәр, төгәлрәге, 23 декабрьгә кадәр сигез күргәзмә оештыру планлаштырылды, –  ди икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева, – ике атна саен, яшъни айга ике тапкыр районның авыл җирлекләре,  оешмалары, колхозлары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары  казанлыларга һәм шәһәр кунакларына үзебезнең авыл хуҗалыгы продуктларын Чехов базарында сату өчен Татарстан башкаласына барачаклар. Узган ярминкәдә  450 мең сумлык продукция сатылды. Ярминкәдә “Эдем” ЧҖҖ, Алексеевск райпосы, “Алга” колхозы, “Гомәров И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Галиев С.С.” шәхси ярдәмче хуҗалыгы  (Кыр Шунталысы), “Аксенов С.А.” шәхси ярдәмче хуҗалыгы  (Алексеевск),  “Калинин Г.А.” шәхси ярдәмче хуҗалыгы  (Алексеевск), шулай ук Бутлеровка, Войкино, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Ромодан һәм  Ялкын авыл җирлекләре катнашты.

Ярминкәләрдә  ит продукциясе: кош, сыер, дуңгыз, сарык итләре, шулай ук йомырка, сөт, ярмалар, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә килүчеләргә һәм сатып алучыларга үзешчән сәнгать артистлары әйбәт кәеф бүләк итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International