2017 елның 22 сентябрендә Войкино авыл җирлегендә «Көзге изгелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе старт алды. Ул җирле бергәлекнең социаль проблемаларын хәл итүнең мөһим ресурсы булган иреклеләр идеясен алга сөрергә, халыкның гражданлык активлыгын күтәрергә чакырылган һәм Өлкәннәр көненә туры китереп үткәрелә. Авыл җирлеге, Войкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ялгыз, карт гражданнарның өй яннарында үскән үләннәрне чабып чыктылар.