2017 елның 19 ноябрендә Алексеевск муниципаль районының авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар булачак.
“Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашуга сайлау хокуклары һәм хокукларының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 12.06.2002 ел, 67-ФЗ санлы 15 нче маддәсе, Россия Федерациясенең “Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” гы 06.10.2003 ел, 131-ФЗ санлы Федераль Законның 22, 56 нчы маддәләре, “Татарстан Республикасы референдумы турында”гы 09.08.2003 ел, 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 15 нче маддәсе, “Җирле референдум турында”гы 24.03.2004 ел, 23-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законының 18 нче маддәсе, Алексеевск муниципаль районы авыл җирлекләре Уставларының 12 нче маддәсе нигезендә Биләр, Зур Полянка, Зур Тигәнәле, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна, Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары өстәрәк санап кителгән җирлекләрдә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча 2017 елның 19 ноябрендә референдум үткәрү турында карар кабул иттеләр.
Кабул ителгән карарлар белән Интернет челтәрендә (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы) Алексеевск муниципаль районыныңpravo.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.