Электрон дәүләт ресурсларына бердәм керү

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүгә электрон рәвешендә күчү бара. Бу теләсә кайсы учреждениегә тәүлекнең  теләсә кайсы вакытында диярлек авылыңнан һәм хәтта  өеңнән  чыкмыйча гына мөрәҗәгать итәргә, бу учреждениеләргә йөрүләр санын киметергә, ягъни вакытыңны һәм акчаңны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен һәркемгә электрон дәүләт ресурсларына бердәм керү –   Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында (ЕСИА) теркәлү зарур.

 Уңышлы  теркәлү өчен түбәндәге документлар кирәк:

1.     РФ гражданины паспорты.

2.     Дәүләт пенсия фондының иминият таныклыгы (СНИЛС).

3.     Кәрәзле телефон (электрон почта адресы), аның номеры дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә элегрәк файдаланылмаган булырга тиеш.

 Моны 2017 елның 1 декабренә кадәр https://www.gosuslugi.ru/ сайтында яки җирле үзидарә Советларына мөрәҗәгать итеп мөстәкыйль рәвештә эшләргә була.

Моннан соң сезнең исәпкә алу язмагызны расларга (Пенсия фондына, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп яки хат ярдәмендә) кирәк булачак.

Теркәлүне соңга калдырмагыз, киләчәктә нервыларыгызны һәм акчагызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International