Яшь гвардиячеләр “Куркынычсыз хәрәкәт өчен”

2017 елның 22 сентябре, җомга

2017 елның 21 сентябрендә Алексеевск яшь гвардиячеләре ЮХИДИ белән берлектә “Куркынычсыз хәрәкәт” профилактик акциясе үткәрделәр.

Акция “Бердәм Россия” партиясенең  төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Активистлар  машина йөртүчеләргә “Машина йөртүчеләр өчен белешмәлек” һәм ата-аналар өчен юлларда сак йөрергә, шулай ук үзләре өчен генә түгел, ә бәлки алар ташый торган кешеләр өчен дә җаваплылыкка  чакыручы “Ата-аналар өчен белешмәлек” мәгълүмат буклетлары таратачаклар. Машинада балалар булган очракта яшь гвардиячеләр аларга портфельләренә беркетү өчен яктырткыч билгеләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International