Айрат Хәйруллин: “Лидерлыкны кулда тоту җиңел түгел, ә менә иң мөһиме – ирешелгәннәрдә туктап калмау

2017 елның 22 сентябре, җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасын игълан итүдә катнашты.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында узды. Үзенең чыгышында Президент, Татарстан Республикасы тотрыклы үсүен дәвам итә, күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләре буенча ул лидерлар позициясендә, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнехан улы республикадагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый хәлнең төп аспектларына, инновацион үсеш, агросәнәгать секторы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка мәсьәләләргә кагылды. Республика башлыгы социаль яктан әһәмиятле проблемалары хәл итү юлларын билгеләде, төбәк алдында торучы максатларны һәм бурычларны игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International