Алексеевск районы бадминтончылары иң яхшылар

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан бадминтончылары «Ф.Г. Вәлиев кубогы» Бөтенроссия ярышларында барлык дәрәҗәдәге медальләрне яуладылар.

13-15 сентябрьдә бадминтон үзәгендә традицион «Ф.Г. Вәлиев кубогы» Бөтенроссия  яшьләр рейтинг турниры булып  узды. Анда 14 төбәктән 300 спортчы катнашты.

Яшьләр турнирының тантаналы бүләкләү чарасында  Россия милли бадминтон федерациясенең Күзәтү Советы Президент-Председателе, Дөнья бадминтон федерациясе консулы Сергей Шахрай, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Бадминтон федерациясенең күзәтү советы әгъзасы Валентина Липужина, бадминтон буенча тренер, “ТРның атказанган физик культура хезмәткәре” Фәрит Вәлиев, ТР бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, “Бадминтон буенча республика балалар һәм яшүсмерләрнең Ф.Г.Вәлиев спорт мәктәбе” директоры   Павел Фомин кунаклар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International