Кичә җәмәгать тыңлауларында “2018 елга һәм 2019-2020 планлаштырылган елларгабюджет проектында авыл хуҗалыгына ярдәм итү чаралары турында”гы темага барлык көнүзәк мәсьәләләр диярлек тикшерелде.
Аграрийлар өчен иң башны авырттырган проблемаларның берсе – ашлыкка бәя куюны кичә аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты Рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин күтәрде:
– Мул уңыш шартларында – ә быел бөртекле ашлык 10-15% ка күбрәк булачак – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен бәяләр шатландырмый. Дөньяда алар инде бишенче атна күтәреләләр, – дип билгеләде өлгереп килүче кризисны аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин.