Жомга көнне, 22 сентябрьдә, Бөтенроссия велосипедта узышу көне булачак.
Алексеевскида инде традициягә әйләнгән вакыйга – велосипедта узышу булачак. Ул кичке 6 нчы яртыда башланачак.
Хәрәкәт Чиркәү мәйданы – Казаков – Совет – Ленин урамнары –Ленин һәм Гагарин урамнары киселеше – Совет – Казаков урамнары – Чиркәү мәйданы маршруты буенча узачак. Катнашучыларны ЮХИДИ экипажы озата барачак. Катнашу өчен 12 яшьтән өлкәнрәк велоспортны яратучылар чакырыла.