Район үзәгендә парклар һәм скверлар көне

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Алексеевскилыларның яраткан бәйрәмнәреннән берсе – парклар һәм скверлар көне җомга көнне булды 15 сентябрь. Очрашу урыны –  “Юл төзүчеләр” паркы.

Җылы, кояшлы көн, гүзәл Чулман елгасы һәм яңарып киткән инфраструктура әлеге бәйрәмне аеруча күркәм итте. Кунакларны районның иҗат коллективлары катнашындагы традицион концерт сөендерде: ветераннар хоры, яшь җыр һәм бию башкаручылар бәйрәм кунакларын битараф калдырмады.

Тәм-томнар һәм таба ашлары белән сәүдә оештырылган иде. Бала-чага акбур белән асфальтка бик теләп матур рәсемнәр ясады. Ә спорт мәйданчыкларында ярышлар булып узды: волейбол, мини футбол һәм стритболда ярыштылар.

Паркка килүчеләр яңа детальләрне бик теләп билгеләп үттеләр: елгага карап торган гаилә таганнары, бик күп спорт тренажерлары, хоккей мәйданчыгы янында яңа трибуналар, рейка белән матурайтылган буфет һәм тимераякларны прокатка бирү биналары. Әле тагын быел көз парк яшелләндерелде. Нәкъ менә бәйрәм көнне фигуралы чәчәк түтәлләренә яшь үсентеләр һәм куаклыклар утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International