Хезмәте өчен билгеләп үтелде

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Хәйруллин Рәвис Нәкиулла улы бүләкләнде.
“Алга” колхозының баш бухгалтеры әлеге бүләккә Алексеевск муниципаль районының агросәнәгать комплексында күпьеллык һәм  намуслы хезмәте өчен, шулай ук 50 яше тулу уңаеннан лаек булды.
***
Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән  Шәйхетдинова Чулпан Гаптелгазиз кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты әлеге бүләккә Алексеевск районы халкының санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүдә күпьеллык һәм  намуслы хезмәте өчен һәм Россия дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте оештырылуның  95 еллыгы уңаеннан лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International