Гражданнарны кабул итү

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 20 сентябрендә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Рәисе Д.А. МЕДВЕДЕВ балаларны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү һәм Татарстан Республикасында “Балаларга – сәламәтлек!” партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Балалар сәламәтлеген саклау, амбулатор һәм стационар балалар медицина учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү, мәктәп медицина системалары, балаларны һәм аларның ата-аналарын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга стимуллаштыру белән бәйләнгән сорауларга проектның  төбәк координаторы, “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар клиник хастаханәсе”  дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин җавап бирәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International