Форум кысаларында яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылыкны булдырмауга багышланган театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Анда “Яшь гвардия” активистлары актив катнашты. Шулай ук “Противодействие терроризму” исемле фильм күрсәтү дә оештырылган иде. Анда Россиядә террорчылык күренешләре һәм алар белән көрәшү турында сөйләнде.
Форумның икенче өлешендә чакырылган хокук саклау структуралары вәкилләре (прокурор, полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре), яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, дин әһелләре, районның яшьләре оешмалары вәкилләре (ФОРПОСТ һәм “Свет миру” правослау хәрәкәте) чыгыш ясады. Форумның өченче өлешендә викторина үткәрелде, истәлекле призлар тапшырылды.