«Кызыл Шәрыкъ-Агро”ның берничә филиалы, Әлки районындагы җирләреннән бөртекле культураларны җыеп алгач, комбайннарын башка районнарның хуҗалыкларына җибәрде. Бер үк вакытта көзге культураларны чәчү дә башланды.
Әлки районы хуҗалыклары икмәкне бөтен мәйданның 90 процентында җыеп суктырдылар. Тулай ашлык җыемы 110 мең тонна, бөртеклеләрнең уртача уңышлылыгы һәр гектардан 35,8 центнер тәшкил итте.
«Кызыл Шәрыкъ” агрохолдингы механизаторлары силоска кукуруз сала башладылар. Район буенча траншеяләргә 10 мең тонна яшел масса салынды инде, кышлату чорына бер шартлы терлеккә 20,4 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Басуларда салам җыештыру, җир эшкәртү, туңга сөрү бара.