“Кайгырту” приютында мавыктыргыч спорт түгәрәкләре оештырылды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

“Кайгырту” приютында тәрбиячеләр балаларга вакытларын күңелле итеп үткәрү өчен мавыктыргыч спорт түгәрәкләре һәм ярышлары оештыралар. Тәрбияләнүчеләр белән шашка-шахмат  түгәрәген тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шашка буенча ярышлар август азагында булып узды һәм “Петров өчпочмагы” (“Треугольник Петрова”) дип аталды. Дәресләр башлангач, Алексей Александрович балаларны шахмат һәм шашка тарихы белән таныштырды, аның логик һәм иҗади фикер йөртүен үстерүе, хәтерне, игътибарны яхшыртуы турында сөйләде.

Дәрес барышында балалар шашка уены кагыйдәләре белән таныштылар, шашка партияләрен һәм уенда  Петров өчпочмагы” кебек комбинацияне кулланырга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International