Алексеевск районында бәйрәм чаралары узачак

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

15 сентябрьдә Парклар һәм скверлар көнендә алексеевскилылар һәм район кунаклары өчен бәйрәм чаралары булачак.
Чара үзәк китапханәне ачудан башланып китәчәк. Ул сәгать 10 да булачак. Ә бәйрәмнең кунаклары өчен “Барысы да туган яктан башлана” исемле балалар чарасы оештырылачак, шулай ук язучы-якташларыбыз белән очрашу да планлаштырыла. Шулай ук китап күргәзмәсе дә эшләячәк.
Аннары “Юл төзүчеләр” паркында кунаклар өчен сәгать 4 тә асфальтка рәсем ясау конкурсы башланачак. Шунда ук сәгать 4 тән 5 кә кадәр баскетбол, волейбол, мини футбол мәйданчыкларында спорт ярышлары булачак. Үзеңнең спортка әзерлегеңне шулай ук көч таләп итә торган комплекс мәйданчыгында ачарга мөмкин. Шулай ук теләге булганнар ГТО нормаларын тапшыра алачак.
Сәгать бишенче яртыда конкурслар, уеннар һәм ретро биюләр белән үзешчән сәнгать осталары концерты башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International