Алексеевск районында йөгерү – “Милләтләр кроссы” 16 сентябрьдә район үзәгендә булачак.
Йөгерүдә катнашырга теләүчеләргә район үзәгенең 1 нче мәктәбе стадионына килергә кирәк булачак. Катнашучы укучыларны теркәү иртәнге 9 да планлаштырыла. Өлкән катнашучылар 10 нан 11 нче яртыга кадәр теркәлә алачаклар. Укучылар өчен ярышлар – сәгать 10 да, өлкәннәр өчен 11 дә башланачак