Алексеевск районында игенчеләр һәм техника ару-талуларсыз эшли

2017 елның 8 сентябре, җомга

– Газинур Кирамович, әйтегез әле, игеннәр күпме мәйданнан җыеп алынды һәм районда чәчү мәйданнары  барлыгы ничә гектар? Күпме ашлык суктырылды?

– 2017 елда Алексеевск районы буенча чәчү мәйданнары 44 474 гектар тәшкил итте. Шул исәптән көзге бодай – 18 418 га; арыш – 1 288 га; сабан бодае – 6 649 га; арпа – 11 635 га; солы – 683 га; борчак — 3 402 га; карабодай – 1 799 га; бөртеккә кукуруз – 3 300 га; соя — 2 500 га; шикәр чөгендере – 1 014 га; көнбагыш – 10 130 га; люпин — 140 га; ногыт борчагы – 300 га. 7 сентябрьгә районыбыз хуҗалыклары 35 846 га мәйданны җыеп суктырды. Бу – бөртекле культуралар мәйданының 80 проценттан артыгы. Шуның белән бергә 129 047 тонна ашлык алынды, ә уңышлылык һәр гектардан 39, 4 центнер тәшкил итте; көзге бодай – 64 503 тонна (уңышлылык һәр гектардан 39, 4 центнер), арыш – 4 461 тонна (уңышлылык һәр гектардан 35,5 центнер),  сабан бодае – 12 768 тонна (уңышлылык һәр гектардан 30,6 центнер),   борчак – 8 655 тонна (уңышлылык һәр гектардан 27, 4 центнер).

Бөртекле культуралар урып-җыюны кайсы хуҗалыклар тулысынча төгәлләде?

Урып-җыюны тулысынча “Трио” ЧҖҖ, “Хамматвәлиев И.К.” КФХ, “Гомәров И.Н.” КХ, “Девятово”ЧҖҖ КХ төгәлләде. “Алга”, “Родина” колхозлары, “ВЗП Көньяк Алексеевск филиалы”, “Элита” ЧҖҖ төгәлләп килә.

 – Кайсы хуҗалыклар уңышлылык буенча алда бара?

 – Уңышлылык буенча “Хамматвәлиев И.К.” КФХ, “Родина”  һәм “Алга”колхозлары, “Элита” ЧҖҖ алда бара.

 – Быел урак өстендә күпме техника катнашты?

– Быелгы урып-җыю кампаниясендә районыбыз басуларында бөртекле ашлык урып-җыю комбайннары паркының 100 % ы эшләде һәм нәтиҗәле файдаланылды. Бу – барлыгы 96 комбайн.

Уңышлылык буенча кайсы хуҗалыклар иң зур күрсәткечләргә иреште?

– Болар – “Хәмитов Р.М.”КФХ, “Родина”һәм “Алга”колхозлары, “Элита” ЧҖҖ, “Хәмитов Р.М.” КФХ. Соңгы өч хуҗалыкта уңышлылык гектардан 40 центнердан артып китте.

Район хуҗалыкларында, бөтен республикадагы кебек үк, икмәк массасының әйбәт булуы нәтиҗәсендә комбайнчыларга зур эш күләме туры килә. Иң яхшы комбайнчыларга ярдәм итү чаралары каралганмы?

Әлеге хәлләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы экипажларга 100 әр мең сум күләмендә ике йөз премия бирү турында карар кабул итте. Күрсәткечләрне гадел бәяләү өченурып-җыю техникасы, җитештерүчәнлегенә карап, дүрт төркемгә бүленде. Хәзер районның һәр хуҗалыгында күп ашлык суктырган алдынгылар бар. Болар – Әнәс Мөхәммәтҗанов, Ринат Ситдыйков, Владимир Тюкарёв, Пётр Прокопьев, Алексей Чубаков, Дмитрий Султанов, Иван Захаров, Николай Иванов, Вячеслав Максимов, Валерий Левин, Сергей Карпухин, Анатолий Исаев, Василий Базеев һәм Анатолий Пеньковцев. Бу хезмәтчәннәр2017 елгы урак алдынгылары булып торалар һәм Президент грантына дәгъва итә алалар. Урып-җыю эшләре дәвам итә. Лидерларыбызга уңышлар телик.

– Үстерелгән уңышны җыеп алу белән беррәттән көзге культуралар да чәчелә. Әйтегез әле, бүгенге көндә нинди мәйданнар чәчелгән?

Безнең чәчүдә уңай тәҗрибәбез бар. Районыбыз хуҗалыклары 2018 ел уңышы өчен 20021 га көзге культуралар чәчәргә планлаштыралар. Бу –бөртекле ашлык мәйданының 40 проценттан артыгы.

Бүгенгесе көндә 14 210 га чәчелде, бу планлаштырылган чәчү мәйданнарының 71 процентын тәшкил итә. “ВЗП Билярск”, “ВЗП Көньяк Алексеевск филиалы”, “Алга” колхозы һәм “Элита” ЧҖҖ чәчүне төгәлләп киләләр. Көзге культураларны чәчүне, уңайлы срокларга сыешып, 10 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк.

Урып-җыю кампаниясе рекорды:

“Хәмитов Р.М.” КФХда  көзге бодайның “Скипетр” сорты һәр гектардан 60 центнер уңыш бирде!

Саннар:

Көзге бодай – 18 418 га; арыш – 1 288 га; сабан бодае – 6 649 га; арпа – 11 635 га; солы – 683 га; борчак – 3 402 га; карабодай – 1 799 га; бөртеккә кукуруз – 3 300 га; соя – 2 500 га; шикәр чөгендере – 1 014 га; көнбагыш – 10 130 га; люпин – 140 га; ногыт борчагы 300 га тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International