Биләр авылы кешесенә - 90 яшь

2017 елның 4 августы, җомга

2017 елның 28 июлендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Биләр авылы кешесе Дмитрошкина Мария Григорьевнаны 90 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Мария Григорьевна бер кыз тәрбияләп үстерә, өч оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Ул гомере буе Екатеринбург шәһәре предприятиеләренең берсендә хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач, даими төстә яшәргә Биләр авылына кайтты. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасында эшләргә ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International