Экоязның 8 адымы

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

1 апрельдә Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды, аның төп максаты-чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү.

2 ай дәвамында беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумрайон өмәләре узачак.

Хәзер үк урамнарны җыештыру белән коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре мәшгуль. Алар кыш көне җыелган чүпне бистә урамнарыннан җыялар. Ә юл хезмәте хезмәткәрләре юл янында чүп җыюга кереште.

Район учреждениеләренә ведомство карамагындагы территорияләрне норматив хәлгә китерергә кирәк.

Шулай ук санитар-экологик икеайлык кысаларында районны яшелләндерү, су объектларының яр зоналарын, шул исәптән чишмәләрне чистарту буенча эшләр планлаштырылган.

Санитар-экологик икеайлык белән бергә «Эковесна»республика конкурсы старт алды. Быел катнашучыларга 8 атналык экологик уен үтәргә кирәк.

Беренче атнасы «Помоги пернатым» безнең кош дусларыбызга багышлана.

Катнашучыларга кош оясы яки җимлек ясарга һәм агачка асарга кирәк. Аннары «ВКонтакте» да үз битендә пост урнаштырырга теләгән һәркем конкурста эш нәтиҗәсе белән катнаша ала. «Экопомощник» номинациясендә индивидуаль рәвештә 2 яшь категориясендә катнашалар: 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк.

Иҗтимагый оешмалар, мәктәп отрядлары, урманчылыклар һ. б. өчен «Экообъединение» номинациясе

«Экосемья»  номинациясендә бөтен гаилә катнашырга мөмкин.

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен «Экокоманда».

Җиңүчеләр 2024 елның июнендә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International