Газ куллану кагыйдәләре турында

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2023 елның 1 сентябреннән «РФда газ белән тәэмин итү турында» Федераль законга, Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм 410 нчы газдан файдалану Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

Шуңа бәйле рәвештә, күпфатирлы йортта фатир эчендәге газ җиһазларына (ФЭГҖ) техник хезмәт күрсәтү турында килешүләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган яңа форма буенча 2024 елның 1 гыйнварына кадәр төзелергә/яңадан төзелергә тиеш.

Газны газ бүлү челтәренең йорт эчендәге газ җиһазлары составына керүче газүткәргеч белән тоташу урынына кадәр транспортлауны гамәлгә ашыручы оешма булып «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ тора.

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңадан төзү өчен Алексеевск РЭГСның абонент бүлегенә документларның минималь пакетын тапшырырга кирәк:

-шәхесне раслаучы төп документ;

-милек хокукын яки торак биналардан файдалануның башка нигезләрен раслаучы документларның оригиналы һәм күчермәсе;

-гаилә составы турында йорт китабынан өземтә.

Килешү срогы тәмамлану килешүнең булмавына тиңләнә, бу РФ хөкүмәтенең 21.07.2008 елгы 549 номерлы карары белән расланган Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ китерү кагыйдәләренең 45 пункты нигезендә торак бинага газ бирүне туктату өчен нигез булып тора.

Килешүләр төзү/яңадан төзү өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: штб. Алексеевское, Чистай урамы, 3 В нче йорт, абонентлар бүлеге. Эш режимы: пн.пт. 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр). Белешмәләр өчен телефон: 2-60-04, 2-60-96.

 

 

Алексеевск РЭГСы Администрациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International