ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Апас районында урнашкан “Свияга” балалар шифаханә-сәламәтләндерү лагерена 14 июльдән 6 августка кадәр бушлай юлламалар бар.

 

Алексеевск районы җәмәгатьчелеге,
халык контроленә мөрәҗәгать итеп, контрафакт алкогольгә каршы көрәштә мөһим роль уйный ала.

Кадерле әбүнәчеләр! «ТАТМЕДИА»АҖ призлары яңадан үзенең хуҗаларын көтә. 2018 елның икенче яртыеллыгына  «ТАТМЕДИА»АҖ чыгара торган өч һәм аннан күбрәк басмага язылган һәркем безнең традицион акциядә катнашырга чакырыла.

Редакциягә Светлана Сергеевадан  Левашево авылы китапханәчесенә һәм мәдәният йорты директорына рәхмәт әйтеп язылган хат килде. Светлана Александровна үзенең хатында болай ди:

Редакциягә хат килде, анда Шәмә авылы мәдәният йорты режиссеры Любовь Парамузова  җәйге каникуллар вакытында балаларның актив ялы турында сөйли.

 

Пенсионерларга  торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү буенча яңа льготалар бирелергә тиеш.

 Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан мәҗбүри нотариаль раслауны таләп итүче килешүләргә багышланган «кайнар линия» үткәрелде.

29 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә  Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.

Юстиция кече советнигы Павел Валерьевич Абрамов Алексеевск районына прокурор итеп билгеләнде.

   Алексеевск районында яңа прокурорны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү район Советының утырышлар залында узды. Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Алексеевск районы прокуроры итеп юстиция кече советнигы Павел Валерьевич Абрамов билгеләнде. Татарстан Республикасы прокуроры  Илдус Нәфыйков Павел Абрамовка портфель тапшырды һәм яңа урында уңышлы эшләвен теләде. Район җитәкчесе Сергей Демидов та Павел Абрамовка нәтиҗәле  эшләвен теләде. Павел Валерьевич  район активына мөрәҗәгать  итеп,  республиканың алда баручы районнарының берсендә эшләү үзе өчен мактаулы икәнен  әйтеп үтте.
Алексеевскилыларга моңа кадәр район прокуроры булып эшләгән  Марс Ибәтов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хезмәттәшләренә бердәм эшләүләре өчен рәхмәт әйтте һәм Павел Абрамовка яңа эшендә уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International