Хезмәтләре өчен рәхмәт

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Редакциягә Светлана Сергеевадан  Левашево авылы китапханәчесенә һәм мәдәният йорты директорына рәхмәт әйтеп язылган хат килде. Светлана Александровна үзенең хатында болай ди:

– Левашево авылы китапханәчесе Гельжинис Светлана Михайловнага һәм авыл мәдәният йорты директоры Машина Маргарита Дмитриевнага рәхмәт әйтәсем килә. Эш шунда, мин менә ничә ел инде, Казанда яшәсәм дә, балаларым белән Левашевога әнием янында кунакка кайтам. әбиләре янына кунакка кайту  балаларым өчен –бер бәйрәм, чөнки Светлана Гельжинис балалар белән төрле уеннар, дискотекалар үткәрә һәм концертлар оештыра.

Бу язда авыл мәдәният йортына эшкә Машина Маргарита килде, ул да Светлана Михайловнага бар нәрсәдә ярдәм итә. Алар бергәләп кызыклы концертлар, балалар дискотекалары, бәйрәмнәр үткәрәләр, плакатлар ясыйлар. Балалар теләсә кайсы көнне нинди дә булса кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль белән мәшгульләр. 12 июньдә Светлана Михайловна һәм Маргарита Дмитриевна яңа балалар мәйданчыгы ачуны оештырып, искиткеч матур бәйрәм үткәрделәр. Маргарита Дмитриевна Россия, Туган ил турында күп сөйләде, Светлана Михайловна һәм ярдәмчесе Настя Кондратьева балалар белән бергә флешмобта биеделәр. Авыл артистлары Азалия Вәлиева, Катя Голикова һәм Ульяна Машина чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашкан балалар һава шарларыннан Россия әләмен – триколорны ясап куйдылар.

 Балалар мәйданчыгын урнаштыру – зур шатлык. Ләкин Светлана Михайловна һәм Маргарита Дмитриевна инициативасы белән бәйрәм икеләтә кызык булды.

Һәркем үзе турында гына кайгырткан хәзерге заманда үзен тулысы белән башка балаларга бирүче кешене очратуы авыр. Чит балалар булмый, диләр, һәм моны балаларыбызны яратуы  белән Светлана Михайловна раслады. Мин аңа һәм Маргарита Машинага балаларыбызның актив ялын оештыру өчен күп тырышлык куйганнары өчен бик рәхмәтлемен. Шәхсән үз исемемнән аңа зур рәхмәт. Мине Левашево авылының барлык әниләре, әбиләре, әтиләре һәм бабайлары да хуплар, дип уйлыйм.

 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International