Бәйрәм гыйбадәтен үтәгәннән соң Воскресенск чиркәве мәхәлләсе кешеләре һәм күп санлы хаҗ кылучылар Ахтыр коесына юл алдылар. Тәре йөрешендә катнашучылар арасында халкыбызның данлы традицияләрен яңадан кайтаручы шәфкать туташларын һәм казакларны да күрергә мөмкин иде.
Тәре йөреше Кама ярына якынлашкан вакытка күп кеше җыелган иде, алар ерактагы зәңгәр киңлеккә күзләрен төбәгән иделәр. Ирләр һәм хатыннар, өлкәннәр һәм балалар гадәт буенча каршы як ярдан – Балык Бистәсеннән катер белән алып чыгыла торган алтынсыман ялтырап торучы иконаны түземсезлек белән эзләп таптылар.
Ахтыр коесы янындаАлексеевск благочиниесе благочинные Павел Чурашов Алексеевск һәм Балык Бистәсе руханилары белән бергә су белән гыйбадәт кылу йоласын үткәрде һәм Алексеевск җирендә гомер-гомергә изге нәрсәләрне олылау традициясе яшәп килә, дип билгеләп үтте:
– Бүген бәйрәм якшәмбе көненә туры килде, ул безнең күбебезгә бәйрәмгә килеп, Мәрьям Ана образы янында дога кылырга, күп иттереп бүләк һәм ярдәм алырга мөмкинлек бирде.
Җыелучыларны шулай ук бәйрәм белән Чистай Епархиясе епархиаль идарәсе секретаре иерей Сергей Морковкин котлады, ул Чистай һәм Түбән Кама епискобы, владыка Парменның котлавын тапшырды.
Моннан ике гасырдан артык вакыт элек тол хатын Бакирова могжизаи образны юган урында җыелучылар, үзләренә һәм якыннарына исәнлек-саулык сорап, образга куллары белән кагылдылар. Аларның күбесе өчен иконаның күчермәсен булдыру бәйрәме – озак көтеп алынган вакыйга. Мәсәлән, Казаннан Игорь Чернядьев изге образга кагылу өчен бирегә ун елга якын килүен әйтте.
– Һәр елны мин юлымны Балык Бистәсеннән икона белән бергә башлыйм. Павел атакайга аны елга буйлап алып чыгарга булышам. гаиләм: хатыным, балаларым да минем белән. Без бу образны олылыйбыз һәм Богородицадан безне яклавын сорыйбыз.
Ә инде бәйрәм Чиркәү мәйданында җырчы Анна Сизованың концерты белән тәмамланды. Ул бәйрәм кунакларын битараф калдырмады. Аның җырларыннан кайберәүләрнең күзенә яшьләр чыкты, ә кайберләре биергә тотынды.
Алексеевскилылар яраткан җырчыларын сәхнәдән бик озак җибәрмәделәр, һәркемгә таныш җырларны кабат-кабат җырлавын сорадылар. Анна җавап итеп тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте һәм Павел атакайка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Үзләренең тәэсирләре белән тамашачылар уртаклашты:
– Кунагыбызны бик рәхәтләнеп, зур канәгатьләнү белән тыңладык. Анна Сизова районыбызга бер тапкыр гына килми инде, ул безне үзенең иҗаты белән сөендерә. Аның башкаруында һәр җыр тирән мәгънәгә ия һәм күңел түрләренә үтеп керә, – дип сөйләде якташыбыз Наталья Ольнёва.
Без, тамашачылар, алган хис-тойгыларны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Сәхнәдә бәйрәм халәте генә түгел, ә бәлки анда катнашкан һәркемнең берләшүен тою халәте дә хөкем сөрде. Шушы матур бәйрәмдә һәркайсыбыз гыйбадәт кылдык, тәре йөрешендә катнаштык, Мәрьям Ана иконасын каршыладык һәм ул менә дигән концертны карау белән тәмамланды, – дип фикерләре белән уртаклашты Ирина Озерова.
Чыннан да, правослау тантанасы – матди булмаган гүзәллекнең гәүдәләнеше
ул.