О поселении

            ҖИРЛЕК ТУРЫНДА 

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

Родники  авыл җирлеге

1. Авыл җирлеге башлыгы-Яковлева Елена Александр кызы

2. Юридик адрес: 422913, ТР, Алексеевск районы, Родники авылы,  Үзәк урамы, 9 нчы йорт, телефон: (884341) 3 14 49.

3. Җирлек составына керүче торак пунктлар һәм халык саны :  Родники – 182 кеше, Мордва  Болагы авылы-139 кеше, Тиган – Болак авылы – 219 кеше, Березовка авылы - 20 кеше, Андреевка авылы-0  . Авыл җирлеге буенча барлыгы 560 кеше яши.

4. Хуҗалык итүче субъектларның исеме: ҖЧҖ "Ясная Поляна",  ШЭ Дәүләтшин Р.З., ШЭ Хаматвәлиев И. К., Пандузов А. И., ШЭ Андреев.

5. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы 6025 га тәшкил итә.

6. Милли состав: руслар - 12,0%, мордвалар-47,5 %, татарлар-1,6 %, чувашлар – 34,5 %, башка милләтләр-1,4% %

7. Кыскача тарихи белешмә :

1918 елда Октябрь социалистик революциясеннән соң Казан губернасы Спас өязенең Лягушкино волосте урынына эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары Лягушкино авыл Советы оештырыла. Авыл советы составына Лягушкино, Морд. Болак,Тиган Болак,Андревка,Березовка,Ледокол Красин авыллары керә.

1965 елда ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 20 гыйнварындагы Указы белән Лягушкино халык депутатлары авыл советы ,Лягушкино авыл Советы дип үзгәртелә.

1965 елда Бутлеров исемендәге совхоздан аерылган Разумовский совхозы барлыкка килә. Зур Тигәнәле авылы аның үзәк утары була, анда безнең Лягушкино авыл Советы да күчкән.

1967 елда Лягушкино авылы Родники авылы дип үзгәртелә. 1983 нче елны Разумовский совхозыннан  Родники,   Морд. Болак, Тиган Болак, Березовка, Андреевка авыллары белән аерылып Родники совхозы барлыкка килә. 1991 елда ТАССРның Алексеевск районы халык депутатларының Родники  авыл Советы Татарстан Республикасы Алексеевск районы халык депутатларының Родники авыл Советы дип атала башлый.

1995 елдан башлап халык депутатларының Родники авыл Советы ,Родники җирле үзидарә Советы дип үзгәртелә.

2005 елның 21 октябреннән җирле үзидарә Советы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Родники авыл җирлеге дип атала башлый.

Соңгы яңарту: 2022 елның 6 июне, 15:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International