Карар 16.04.2021 ел № 145 «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләүгә һәм (яисә) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән Алексеевск муниципаль районы милкендәге муниципаль мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару Кагыйдәләрен раслау турында» Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 20 маендагы 211 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ

АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

герб2серый

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛЕКСЕЕВСК

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ

      БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

_____16.04.2021_______

 

 

 

 

п.г.т.Алексеевское

 

                     КАРАР

 

№ __145__

 

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләүгә һәм (яисә) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән Алексеевск муниципаль районы милкендәге муниципаль мөлкәт исемлеген булдыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару Кагыйдәләрен раслау турында» Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның

20 маендагы 211 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 08 июнендәге 169-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законга ярдәм алучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрын төзү максатларында үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 1 һәм 2 маддәләре нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында

карар бирәм:

 

1. «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына биләүгә һәм (яисә) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән Алексеевск муниципаль районы милкендәге муниципаль мөлкәт исемлеген төзү, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару Кагыйдәләрен раслау турында» Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 20 маендагы 211 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

исемендә һәм 1 пунктта «кече һәм урта эшкуарлык субъектларына» сүзләреннән соң «индивидуаль эшкуарлар булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга» сүзләрен өстәргә;

исемендә һәм 1.1, 1.4 пунктларында Карарга Кушымтада «кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яклау инфраструктурасын барлыкка китерүче» сүзләреннән соң «индивидуаль эшкуарлар булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга» сүзләрен өстәргә.

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының Рәсми порталында Алексеевск муниципаль районының Рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Алексеевск муниципаль районының мөлкәти җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.С. Язынинга йөкләргә.

        

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                                           О.А. Гайнуллин

docx
Скачать текст
DOCX, 753.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International