Карар 01.07.2021 ел № 48 Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләүне һәм уздыруны оештыру турында

ГЛАВА

  АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛЕКСЕЕВСК

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШЛЫГЫ

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

01.07.2021

 

 

 

п.г.т.Алексеевское

   КАРАР

 

                                № 48

 

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләүне һәм уздыруны оештыру турында

 

 «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу турында» 2005 елның 21 июлендәге 108-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны оештыру турында» 2020 елның 29 августындагы 1315 номерлы карары нигезендә һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча үзара хезмәттәшлеген оештыру максатларында

 

карар бирәм:

 

1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия төзергә һәм аның составын расларга (1 нче кушымта).

2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәне расларга (2 нче кушымта).

3. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Алексеевск муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен килештереп Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеккә вәкаләтле органы тарафыннан Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуын әзерләүгә һәм уздыруга бәйле мәсьәләләр буенча (алга таба - авыл хуҗалыгы микросаны) билгеләргә.

4. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Алексеевск муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2021 елның 20 июненә кадәр тиешле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә яшәүче җирдән файдаланучылар турында белешмәләрне, аларга беркетелгән җир мәйданы һәм терлекләрнең баш саны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу белешмәләре нигезендә, Әлмәт шәһәрендә (Алексеевск ш.т.б.) дәүләт статистикасы бүлегенә тапшыруны тәкъдим итәргә.

5. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә, Алексеевск муниципаль берәмлеге территорияләрендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарын җәлеп итеп, Әлмәт шәһәрендә (Алексеевск ш.т.б.) дәүләт статистикасы бүлегенә авыл хуҗалыгы микросанын алу объектлары турында белешмәләр җыюга, шулай ук авыл хуҗалыгы микросанын алу объектлары турында белешмәләр җыюны гамәлгә ашыручы затларны укыту һәм аларның эше өчен яраклы урыннар сайлауга ярдәм итәргә тәкъдим итәргә.

6. «Заря» («Таң») газетасының баш мөхәрриренә авыл хуҗалыгы микросанын әзерләүне һәм уздыруны мәгълүмати яктыртуны, газета битләрендә һәм Интернет челтәрендә авыл хуҗалыгы микросанын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату эшләрен башкарырга тәкъдим итәргә.

7. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемдә калдырам.

 

 

 

Алексеевск муниципаль

районы башлыгы                                                                                 С.А.Демидов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының

2021 елның 1 июлендәге

48 номерлы карарына

1 нче кушымта

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм

уздыру буенча ведомствоара комиссия

составы

 

 

 

Демидов Сергей Анатольевич

Алексеевск муниципаль районы башлыгы, комиссия рәисе

 

Мусин Газинур

Кирам улы

Алексеевск муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы комиссия рәисе урынбасары (килешү буенча)

 

 

Матвеева Лариса Никодимовна

Әлмәт шәһәрендә дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты (Алексеевск ш.т.б.), комиссия сәркатибе (килешү буенча)

 

 

Комиссия әгъзалары:

 

 

 

 

Белова Галина Владимировна

Алексеевск муниципаль районы башлыгы

урынбасары

 

Гайнуллин Олег Александрович

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

 

Васильев Алексей Дмитриевич

 

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары

 

Леденцов

Олег Николаевич

Алексеевск муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе

 

Язынин Руслан

Сергеевич

Алексеевск муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе

 

Фомин Никита Витальевич

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлекчәсе җитәкчесе (килешү буенча)

 

Юнысов Руслан

Рәмис улы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча башлыгы урынбасары - полиция башлыгы (килешү буенча)

 

Монина Ирина

Юрьевна

«Таң» («Заря») газетасының баш мөхәррире

(килешү буенча)

Свистунов Игорь Константинович

Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Хәбибуллин Галим Габделхәй улы

Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Афанасьева Марина Робертовна

Зур Полянка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Хәметшин Нияз

Өлфәт улы

Зур Тигәнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы (килешү буенча)

 

Хушанова Ирина Леонидовна

Бутлеровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Шәбетдинова Надежда Петровна

Войкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Данилова Валентина Александровна

Зирекле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Косова Елена

Алексеевна

Кыркүл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Казакова Дилбәр Бәдретдин кызы

Көрнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Тюкарев Юрий

Иванович

Лебедино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Гыйләҗев Дамир

Әмир улы

Лебяжье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Демидова Светлана Анатольевна

Левашево авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Гафиятуллин Рәмис Нәкыйп улы

Майна авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Җиһаншин Алек

Әшерәп улы

Урманасты Шонталысы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Яковлева Елена Александровна

Родники авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Чекалина Ирина Алексеевна

Ромодан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Шаброва Людмила Владимировна

Сахаровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Хәмәтгалиев Илдар Кәлимулла улы

Урта Тигәнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Хәмәдиев Фәнис

Якуп улы

Кыр Шонталысы авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

Гущина Ирина Владимировна

Ялкын авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе (килешү буенча)

 

         

 

Совет аппараты җитәкчесе                                                                    А.С.Харитонов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының

2021 елның 1 июлендәге

48 номерлы карарына

2 нче кушымта

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм

уздыру буенча ведомствоара комиссия турында

нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә 2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия (алга таба - ведомствоара комиссия, авыл хуҗалыгы микросанын алу) «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу турында» 2005 елның 21 июлендәге 108-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елгы авыл хуҗалыгы микросанын алуны оештыру турында» 2020 елның 29 августындагы 1315 номерлы карары нигезендә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органына, шулай ук федераль башкарма хакимият органнарының башка территориаль органнарына Алексеевск районы территориясендә авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтү максатларында оештырылган.

1.2. Ведомствоара комиссия федераль башкарма хакимият органнарының, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнарының һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының (алга таба - җирле үзидарә органнары) авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча үзара эшчәнлеген оештыру өчен төзелгән коллегиаль орган булып тора.

1.3.   Ведомствоара комиссия үз эшендә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль конституциячел законнар, федераль законнар, Россия Федерациясе Президентының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актлары, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары, шулай ук әлеге Нигезләмә белән җитәкчелек итә.

 

II.      Ведомствоара комиссия бурычлары

 

2.1.   Ведомствоара комиссиянең төп бурычлары булып торалар:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарының, җирле үзидарә органнарының авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру буенча килешенгән гамәлләрен (үзара хезмәттәшлеген) тәэмин итү;

авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү;

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы халкы арасында авыл хуҗалыгы микросанын алуны уздыру турында мәгълүмат-аңлату эшләрен башкару.

2.2.   Ведомствоара комиссия үзенә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыру өчен түбәндәге мәсьәләләрне карый:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарының, җирле үзидарә органнарының авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү, уздыру барышы турында, аның материалларын эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы микросанын алу йомгакларын рәсми бастырып чыгару турында үзара хезмәттәшлеге;

авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру;

авыл хуҗалыгы микросанын алуны уздыру эшенә төрле оештыру-хокукый рәвешләрендәге оешмаларны җәлеп итү.

 

III.     Ведомствоара комиссиянең хокуклары

 

3.1. Ведомствоара комиссия төп бурычларны гамәлгә ашыру өчен түбәндәгеләргә хокуклы:

үз утырышларында авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру барышы турында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләрен тыңларга;

билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнарыннан, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча кирәкле материаллар соратып алырга;

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнарына, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, җирле үзидарә органнарына авыл хуҗалыгы микросанын алуны әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр җибәрергә;

ведомствоара комиссия эшенә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләрен, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә.

IV.    Ведомствоара комиссия составы

 

4.1. Ведомствоара комиссия составы Алексеевск муниципаль районы башлыгы тарафыннан раслана.

4.2.  Ведомствоара комиссия рәис, аның урынбасары, ведомствоара комиссия әгъзаларыннан һәм секретарьдан тора.

4.3.  Ведомствоара комиссия составына федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма хакимияте органнары, оештыру-хокукый рәвешенә бәйсез рәвештә оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә.

 

V. Ведомствоара комиссиянең эш тәртибе

 

5.1.   Ведомствоара комиссия эшчәнлеген рәис җитәкли. Ведомствоара комиссия рәисе булмаган очракта, аның функцияләрен ведомствоара комиссия рәисе урынбасары башкара.

5.2.   Эшче төркем утырышлары кирәк булуга карап, әмма кварталга кимендә бер тапкыр үткәрелә. Ведомствоара комиссия утырышларын тиешле чыганакларга язып аудио- һәм видеоконференцияләр режимында уздырырга мөмкин.

5.3.   Ведомствоара комиссия рәисе (ул булмаганда урынбасары) мәсьәләләрне карау тәртибен билгели, ведомствоара комиссия утырышларының көн тәртибен раслый, ведомствоара комиссия составын үзгәртү турында тәкъдимнәр кертә.

5.4.   Ведомствоара комиссия утырышларының көн тәртибе авыл хуҗалыгы микросанын алуны уздыру эшләре планы нигезендә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенеж Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча территориаль органы тәкъдимнәре нигезендә төзелә.

5.5.   Ведомствоара комиссия әгъзалары ведомствоара комиссия утырышларында шәхсән үзләре катнаша һәм ведомствоара комиссия утырышында карала торган мәсьәләләр турында фикер алышканда тигез хокукларга ия.

5.6.   Ведомствоара комиссия утырышы, әгәр анда әгъзаларының кимендә яртысы катнашса, хокуклы дип санала.

5.7.   Ведомствоара комиссия карарлары утырышта катнашучыларның гади күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта, рәис тавышы хәлиткеч булып тора (ул булмаганда урынбасарныкы).

5.8.   Ведомствоара комиссия утырышында кабул ителә торган карарлар ведомствоара комиссия утырышының беркетмәләре рәвешендә рәсмиләштерелә. Карарларга ведомствоара комиссия рәисе (ул булмаганда, аның утырышта рәислек итүче урынбасары) имза сала. 

 

 

Совет аппараты җитәкчесе                                                                  А.С.Харитонов

 

doc
Скачать текст
DOC, 107.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International