|
ГЛАВА АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫАЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
29.06.2021 |
п.г.т. Алексеевское |
КАРАР
№ 46 |
карар бирәм:
1. Алексеевск муниципаль районы башлыгының 2017 елның 07 июнендәге 38 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль вазыйфаларын биләүче затларның, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль органнарының рәсми сайтларында урнаштыру һәм бу мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турындагы Нигезләмәгә, 2 пунктның «г» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:
«г) җир кишәрлеге, күчемсез мөлкәтнең башка объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларында катнашу өлешләре), санлы финанс активлары, санлы валюта сатып алу буенча алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы алыш-биреш башкарылганчыга кадәр соңгы өч елда муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче затның һәм аның хатынының (иренең) уртак кеременнән артса, алыш-биреш башкарылган акчаларны алу чыганаклары турында.».
2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
|
Алексеевск муниципаль районы башлыгы |
С.А. Демидов |