Карар 27.05.2020 ел № 54 Алексеевск муниципаль районында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

ГЛАВА

  АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

герб4

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛЕКСЕЕВСК

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШЛЫГЫ

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

27.05.2020

 

 

 

п.г.т.Алексеевское

   КАРАР

 

                             №  54

 

Алексеевск муниципаль районында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

            Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 2020 елның 30 апреленнән нәтиҗәне карап, коррупциячел факторларны бетерү максатларында

карар кылам:

1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия турында» 2020 елның 10 мартындагы 19 номерлы карары белән расланган Алексеевск муниципаль районында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия турында Нигезләмәгә түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләр кертергә:

- 4.14 абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.14 Комиссия карарлары беркетмәләр белән рәсмиләштерелә, алар Комиссия утырышы узган көннән алып 3 көн эчендә Комиссия утырышында рәислек итүче һәм секретаре тарафыннан имзалана, федераль башкарма хакимият органнарының, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының кызыксынган территориаль органнары, Алексеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнары, юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар җитәкчеләренә Комиссия карары имзаланган көннән алып 5 көн эчендә җиткерелә.».

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары А.Н. Абакумовка йөкләргә.

 

Муниципаль район башлыгы                                                                        С.А. Демидов

docx
Скачать текст
DOCX, 29.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International