|
ГЛАВА АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫАЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
23.05.2020 |
п.г.т.Алексеевское |
КАРАР
№ 48 |
Алексеевск районының инвалидлар эшләре буенча Советы турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 2020 елның 30 апреленнән нәтиҗәне карап, коррупциячел факторларны бетерү максатларында
карар кылам:
1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының «Инвалидлар эшләре буенча Совет төзү турында» 2020 елның 22 гыйнварындагы 5 номерлы карары белән расланган Алексеевск районы инвалидлар эшләре Советы турындагы Нигезләмәгә түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләр кертергә:
- 3.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«3.2. Совет утырышын Совет рәисе яки аның урынбасары алып бара яисә Совет рәисе кушуы буенча Совет әгъзаларының берсе алып бара.
Советның утырышы, әгәр анда Совет әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашса, тулы хокуклы булып санала. Совет карарлары Советның утырышта катнашучы әгъзалары саныннан гади күпчелек тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Совет кабул иткән карарлар киңәш характерында була һәм беркетмә карары рәвешендә рәсмиләштерелә.
Беркетмә карарына утырышта катнашучы Совет рәисе, рәис урынбасары һәм Совет әгъзалары тарафыннан утырыш уздырылган көннән алып 3 көн эчендә имза салына»;
- 4 бүлектә түбәндәге эчтәлекле 4.5 һәм 4.6 пунктлар өстәргә.
«4.5. Совет рәисе:
- Советның агымдагы эшчәнлегенә җитәкчелек итә;
- Алексеевск муниципаль районы Советына инвалидларның хәле һәм райондагы инвалидлык проблемалары турында аналитик докладлар тәкъдим итә;
- Совет эшчәнлеге өлкәсенә керә торган мәсьәләләр буенча район башлыгына тәкъдимнәр кертә;
- районда республика һәм район максатчан программалары нигезендә уздырыла торган инвалидларны социаль яклау һәм тернәкләндерү чаралары турында мәгълүматлар туплый.
- Совет эшенең планнары, Совет эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында Совет беркетмә карарлары һәм хисаплар проектларын эшли.
4.6. Совет әгъзалары:
Совет эше планнары нигезендә Совет каравына чыгарыла торган мәсьәләләр әзерләүне оештыралар;
- Советның эшчәнлегенә турыдан-туры кагылган документлар һәм материаллар белән танышалар;
- Совет утырышларында чыгыш ясыйлар, Совет компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертәләр һәм, кирәк булган очракта, шушы мәсьәләләр буенча тавыш бирүне уздыруны таләп итә алалар;
- Совет карары белән язма рәвештә килешмәгән очракта, Советның беркетмә карарында чагылдырылырга тиешле аерым фикерне бәян итәләр,
Комиссия утырышларында тавыш бирәләр.».
2. «Инвалидлар эшләре буенча Совет төзү турында» Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының 2020 елның 22 гыйнварындагы 5 номерлы карары белән расланган Алексеевск муниципаль районы инвалидлар эшләре советы составында:
«Н.П.Чурин - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Совет рәисе урынбасары»
сүзләрен түбәндәге сүзләр белән алмаштырырга:
«А.В.Симашева - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Совет рәисе урынбасары».
3. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.К. Кадыйровка йөкләргә.
Муниципаль район башлыгы С.А. Демидов