Карар 02.10.2019 № 62 “Башлык грантлары турында” Алексеевск муниципаль районы башлыгының 29 август, 2019 ел, 43 нче карарына үзгәрешләр кертү хакында

ГЛАВА

  АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

      ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

        АЛЕКСЕЕВСК

         МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

       БАШЛЫГЫ

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

02.10.2019

 

 

 

п.г.т. Алексеевское

   КАРАР

 

                                   № 62

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Башлык грантлары турында”

Алексеевск муниципаль районы башлыгының

29 август,  2019 ел,  43 нче  карарына үзгәрешләр кертү

хакында

 

 

ТР Алексеевск районы территориясендә “Мәгариф” өстенлекле илкүләм   проектын гамәлгә ашыру, иң яхшы педагогларны һәм укучыларны бүләкләү, педагогик бергәлекнең инновацион активлыгын стимуллаштыру максатында

 

карар бирәм:

 

1. “Башлык грантлары турында” Алексеевск муниципаль районы башлыгының 29 август,  2019 ел,  43 нче  карарына түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләрне кертергә:

 - карарның 4 нче пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «4. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы финанс-бюджет палатасына  (О.Н.Леденцов)  башлык грантына 250 мең сум акча бүлеп бирергә»;

- Алексеевск муниципаль районы башлыгы грантларын бирү турында Нигезләмәнең 2 нче бүлегендә (башлыкның 43 карарына 1 нче кушымта) 2.4 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“2.4 нче пункт. “ БДИ йомгаклары буенча югары балл алган,  90 һәм аннан да күбрәк балл җыйган укучыларны әзерләгән иң яхшы укытучы” ((9 грант, күләме – 10мең сум)”.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында һәм  Татарстан Республикасы рәсми  хокукый мәгълүмат порталында http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча мәгълүмати- телекоммуникацион Интернет челтәрендә урнаштырырга.

3. Әлеге боерыкның үтәлешенә контрольлек итүне Алексеевск муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе  Н.К. Кадыйровка   йөкләргә.

 

 

Муниципаль район башлыгы                                                     С.А. Демидов

doc
Скачать текст
DOC, 464.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International