|
ГЛАВА АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫАЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
01.10.2019 |
Алексеевск ш.т.б. |
КАРАР
№ 61 |
Алексеевск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында «Иң яхшы җитәкче», «Иң яхшы белгеч», «Иң яхшы хезмәткәр» Грантлары нигезләмәләрен раслау турында
Татарстан Республикасы Президентының «2019 елны Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан итү турында» 2018 елның 24 сентябрендәге ПУ-684 номерлы Указын үтәү йөзеннән, җәмгыятьтә һөнәрләрне популярлаштыру, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, бизнес-берләшмәләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар игътибарын һөнәри стандартларны камилләштерү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә җәлеп итү максатларында
карар бирәм:
Муниципаль район башлыгы С.А. Демидов
Алексеевск районы Башлыгының 01.10.2019 61 номерлы карарына
1 нче кушымта
АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ ҺӘМ ОЕШМАЛАРЫ АРАСЫНДА АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ «ИҢ ЯХШЫ ҖИТӘКЧЕ» ГРАНТЫН БИРҮ ТУРЫНДА
НИГЕЗЛӘМӘ
Максат: Конкурс Алексеевск муниципаль районы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы, үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән җитәкчеләрнең һәм алар җитәкләгән коллективлар белән бергә Алексеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итүгә зур өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешмаларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тану, бүләкләү һәм тарату максатларында үткәрелә.
Бурычлар: Алексеевск муниципаль районының иң яхшы җитәкчеләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату.
Конкурста сайлап алу критерийларның ике төркеме нигезендә гамәлгә ашырыла:
Документлар карау һәм күрсәтмәлелек уңайлылыгы өчен файллы папкага җыелырга тиеш.
Алексеевск муниципаль районы Башлыгы Грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе составы:
Район Советы аппараты җитәкчесе А.С. Харитонов
Алексеевск районы Башлыгының 01.10.2019 61 номерлы карарына
2 нче кушымта
АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ ҺӘМ ОЕШМАЛАРЫ АРАСЫНДА АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ «ИҢ ЯХШЫ БЕЛГЕЧ» ГРАНТЫН БИРҮ ТУРЫНДА
НИГЕЗЛӘМӘ
Максат: Шәхесне һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү нигезендә производствода югары нәтиҗәләргә ирешү өчен квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен, аларның хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри эшчәнлекләрендә мотивацияне күтәрү.
Бурычлар: Югары һөнәри осталык һәм эшне рациональ оештыру өчен җиңүчеләрне бүләкләү. Иң яхшы белгечләрнең казанышларын, аларның тармактагы, район халкы арасында алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау, аның хезмәтенең җаваплылыгын һәм әһәмиятлелеген формалаштыру.
Конкурста сайлап алу критерийларның ике төркеме нигезендә гамәлгә ашырыла:
2.1. Катнашу критерийлары:
- яшь буенча чикләүләрсез, югары, тәмамланмаган югары яки урта һөнәри белеме булган белгечләр;
- продукция җитештерү һәм сату буенча Алексеевск муниципаль районы оешмаларында, тиешле вазифада эшләүче, шулай ук кимендә 3 ел өзлексез эш стажы булган белгечләр;
- хезмәт эшчәнлеге характеристикасы;
- үз квалификациясе буенча югары рейтинг күрсәткечләренә ирешкән һәм хезмәт коллективында һәм яшәү урыны буенча районда яхшы репутациягә ия булган кешеләр.
2.2. Сайлап алу критерийлары:
2.2.1. Сыйфат параметрлары 10 баллы шкала буенча бәяләнә:
- соңгы өч ел дәвамында статистик күрсәткечләр динамикасын чагылдырып, һөнәри эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре турында мәгълүматлар – 5 балл;
- соңгы өч ел эчендә конкурсант тарафыннан (яки аның турыдан-туры катнашында) авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча яңа ысуллар эшләү яки гамәлгә кертү - 3 балл;
- иҗтимагый бәя, оешма директорының белгеч турындагы фикере - 2 балл.
3.1. Предприятие һәм оешманың иң яхшы белгечен сайлап алуны конкурс нигезендә үткәрү максатында конкурс комиссиясе раслана.
3.2. Конкурста катнашу өчен гаризаны комиссия рәисе исеменә юллыйлар.
3.3. Конкурста катнашу өчен гариза 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
3.4. Грант алуга гаризаның титул битендә түбәндәгеләр булырга тиеш:
- белгечнең фамилиясе, исеме, атасының исеме;
- конкурс номинациясе;
- гариза бирү датасы;
- белгечнең имзасы.
3.5. Документлар исемлек нигезендә муниципаль конкурс комиссиясенә тапшырыла:
- конкурста катнашу өчен Комиссия рәисе исеменә гариза;
- белеме турында диплом күчермәсе;
- хезмәт кенәгәсеннән күчермә;
- әлеге Нигезләмәнең 2.2 пункты нигезендә соңгы өч елдагы эшчәнлегенә анализ.
- булган бүләкләр.
Документлар карау һәм күрсәтмәлелек уңайлылыгы өчен файллы папкага җыелырга тиеш.
4. Конкурс җиңүчесен сайлап алу
4.1. Җиңүчене сайлап алу Комиссия компетенциясенә керә.
Алексеевск муниципаль районы Башлыгы Грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе составы:
1. Кадыров Н.К. - Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия Рәисе,
2. Абакумов А.Н. - Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Рәис урынбасары,
3. Мусин Г.К. - УСХиП начальнигы, комиссия рәисе урынбасары (килешү буенча),
4. Харитонов А.С. - Алексеевск муниципаль районы Башлыгы аппараты җитәкчесе, Рәис урынбасары,
5. Харитонова Е.А .- Алексеевск муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы, комиссия сәркатибе,
6. Белова Г.В. – Алексеевск муниципаль районы Башлыгы урынбасары, комиссия әгъзасы,
7. Зайдаров И.И. - «Стройдорсервис» ҖЧҖ директоры, комиссия әгъзасы (килешү буенча),
8. Свистунов И.К.- шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия әгъзасы.
4.2. Сайлап алу, критерийлары буенча дәгъва кылучының документлар пакетына теркәү һәм техник экспертиза үткәрү вакыты тәмамланганнан соң, Комиссия тарафыннан башкарыла.
4.3. Комиссия карары буенча, белгеч эшчәнлегенә турыдан-туры аның эш урынына чыгып эксперт бәяләве үткәрелергә мөмкин.
4.4. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре нигезендә Комиссия претендентларның рейтингын формалаштыра, район Башлыгы Грантын алучыны билгели, беркетмә төзи һәм карау нәтиҗәләрен Алексеевск муниципаль районы Башлыгына 10 ноябрьдән дә соңга калмыйча тапшыра.
4.5. Грант бирү турындагы карар Алексеевск муниципаль районы Башлыгы карары белән рәсмиләштерелә.
4.6. «Иң яхшы белгеч» Грантын тапшыру Алексеевск муниципаль районы Башлыгы тарафыннан ел саен декабрьдә тантаналы шартларда башкарыла.
4.7. Конкурс нәтиҗәләре киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмати хатлар, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет-сайтлар һ. б. аша җиткерелә.
Район Советы аппараты җитәкчесе А.С. Харитонов
Алексеевск районы Башлыгының 01.10.2019 61 номерлы карарына 3 нче кушымта
АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРЕ ҺӘМ ОЕШМАЛАРЫ АРАСЫНДА АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫНЫҢ «ИҢ ЯХШЫ ХЕЗМӘТКӘР» ГРАНТЫН БИРҮ ТУРЫНДА
НИГЕЗЛӘМӘ
Максат: Шәхесне һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү нигезендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен, аларның хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, үз һөнәри эшчәнлекләрендә мотивацияне күтәрү.
Бурычлар: Югары һөнәри осталык һәм эшне рациональ оештыру өчен җиңүчеләрне бүләкләү. Тармакта, район халкы арасында иң яхшы эшчеләрнең алдынгы тәҗрибәләрен, казанышларын пропагандалау, аларның хезмәтенең җаваплылыгын һәм әһәмиятлелеген формалаштыру.
Конкурста сайлап алу критерийларның ике төркеме нигезендә гамәлгә ашырыла:
2.1. Катнашу критерийлары:
- яшь буенча чикләүләрсез югары, тәмамланмаган югары яки урта һөнәри белеме булган хезмәткәрләр;
- продукция җитештерү һәм сату буенча Алексеевск муниципаль районы оешмаларында кимендә биш ел өзлексез эш стажы булган тиешле вазыйфада эшләүче хезмәткәрләр;
- хезмәт эшчәнлеге характеристикасы;
- үз квалификациясе буенча югары рейтинг күрсәткечләренә ирешкән һәм хезмәт коллективында һәм яшәү урыны буенча районда яхшы репутациягә ия булган кешеләр.
2.2. Сайлап алу критерийлары;
2.2.1. Сыйфат параметрлары 10 баллы шкала буенча бәяләнә:
- соңгы өч ел эчендә конкурсант тарафыннан продукция җитештерү һәм сату буенча яңа ысуллар эшләү яки гамәлгә кертү-3 балл;
- соңгы өч ел эчендә конкурсант тарафыннан (яки аның турыдан-туры катнашында) авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча яңа ысуллар эшләү яки гамәлгә кертү - 3 балл;
- иҗтимагый бәя, оешма директорының белгеч турындагы фикере - 2 балл.
3.1. Предприятие һәм оешманың иң яхшы хезмәткәрен сайлап алуны конкурс нигезендә үткәрү максатында конкурс комиссиясе раслана.
3.2. Конкурста катнашу өчен гаризаны комиссия рәисе исеменә юллыйлар.
3.3. Конкурста катнашу өчен гариза 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
3.4. Грант алуга гаризаның титул битендә түбәндәгеләр булырга тиеш:
- хезмәткәрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме;
- конкурс номинациясе;
- гариза бирү датасы;
- белгечнең имзасы.
3.5. Документлар исемлек нигезендә муниципаль конкурс комиссиясенә тапшырыла:
- конкурста катнашу өчен Комиссия рәисе исеменә гариза;
- белеме турында диплом күчермәсе;
- хезмәт кенәгәсеннән күчермә;
- әлеге Нигезләмәнең 2.2 пункты нигезендә соңгы өч елдагы эшчәнлегенә анализ.
- булган бүләкләр.
Документлар карау һәм күрсәтмәлелек уңайлылыгы өчен файллы папкага җыелырга тиеш.
4. Конкурс җиңүчесен сайлап алу
4.1. Җиңүчене сайлап алу Комиссия компетенциясенә керә.
Алексеевск муниципаль районы Башлыгы Грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе составы:
1. Кадыров Н.К. - Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия Рәисе,
2. Абакумов А.Н. - Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Рәис урынбасары,
3. Мусин Г.К. - УСХиП начальнигы, комиссия рәисе урынбасары (килешү буенча),
4. Харитонов А.С. - Алексеевск муниципаль районы Башлыгы аппараты җитәкчесе, Рәис урынбасары,
5. Харитонова Е.А .- Алексеевск муниципаль районы Советының оештыру бүлеге башлыгы, комиссия сәркатибе,
6. Белова Г.В. – Алексеевск муниципаль районы Башлыгы урынбасары, комиссия әгъзасы,
7. Зайдаров И.И. - «Стройдорсервис» ҖЧҖ директоры, комиссия әгъзасы (килешү буенча),
8. Свистунов И.К.- шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия әгъзасы.
4.2. Сайлап алу, критерийлары буенча дәгъва кылучының документлар пакетына теркәү һәм техник экспертиза үткәрү вакыты тәмамланганнан соң, Комиссия тарафыннан башкарыла.
4.3. Комиссия карары буенча, хезмәткәр эшчәнлегенә турыдан-туры аның эш урынына чыгып эксперт бәяләве үткәрелергә мөмкин.
4.4. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре нигезендә Комиссия претендентларның рейтингын формалаштыра, район Башлыгы Грантын алучыны билгели, беркетмә төзи һәм карау нәтиҗәләрен Алексеевск муниципаль районы Башлыгына 10 ноябрьдән дә соңга калмыйча тапшыра.
4.5. Грант бирү турындагы карар Алексеевск муниципаль районы Башлыгы карары белән рәсмиләштерелә.
4.6. «Иң яхшы хезмәткәр» Грантын тапшыру Алексеевск муниципаль районы Башлыгы тарафыннан ел саен декабрьдә тантаналы шартларда башкарыла.
4.7. Конкурс нәтиҗәләре киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмати хатлар, басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет-сайтлар һ. б. аша җиткерелә.
Район Советы аппараты җитәкчесе А.С. Харитонов