|
ГЛАВА АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫАЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
29.08.2019 |
Алексеевск ш.т.б. |
КАРАР
№ 43 |
«Район Башлыгы Грантлары Турында»
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә «Мәгариф» өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру, иң яхшы педагогларны һәм укучыларны бүләкләү, педагогик җәмәгатьчелекнең инновацион активлыгын стимуллаштыру максатларында
карар бирәм:
Муниципаль район Башлыгы С.А. Демидов
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башлыгының 29.08.2019, № 43 карарына 1 нче кушымта
Алексеевск муниципаль районы Башлыгы Грантларын
бирү турында нигезләмә
1.Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге нигезләмә Алексеевск муниципаль районы Башлыгы Грантларын (алга таба – район Башлыгы Грантын) бирү һәм түләү тәртибен билгели).
1.2. Район Башлыгы Гранты Алексеевск муниципаль районы Башлыгы карары белән гамәлгә куела.
1.3. Район Башлыгы Гранты педагогик хезмәткәрләргә, сәләтле балаларга бирелә.
1.4. Район Башлыгы Гранты – билгеләнгән күләмдә акчалата премия.
1.5. Район Башлыгы Грантларының саны һәм акчалата күләме әлеге нигезләмә белән билгеләнә.
1.6. Район башлыгы грантының төп максатлары булып түбәндәгеләр тора:
- БДИ нәтиҗәләре буенча үз белем бирү эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүгә мотивацияләнгән фәннәр буенча укытуның сыйфатын яхшырту;
- өстәмә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру;
- фән олимпиадаларында, БДИ нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның шәхси казанышларын объектив теркәү;
- педагогик хезмәтнең абруен күтәрү;
- педагогик хезмәткәрләрне матди кызыксындыру һәм сәләтле балаларга матди ярдәм күрсәтү.
1.7. Агымдагы уку елы нәтиҗәләре буенча фән олимпиадаларында җиңүче, призер булган укучыларны, БДИ нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган укучыларны әзерләгән, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогик хезмәткәрләр район башлыгы Грантын алуга кандидат була алалар.
1.8. БДИ нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән, 90 һәм аннан да югарырак балл җыйган, фән олимпиадаларында җиңүче яки призер булган 14 яшьтән 17 яшькәчә укучылар район Башлыгы Грантын алуга кандидат була алалар (укучыларның яше чараларда катнашкан вакытка санала).
1.9. Грант узган уку елында ирешкән уңышлар һәм нәтиҗәләр өчен бирелә.
1.10. Район Башлыгы Гранты кандидатка елга бер тапкыр бирелә.
2. Номинацияләрнең исемнәре
2. Түбәндәге номинацияләр гамәлгә куела:
2.1. «Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төбәк этабы җиңүчесе һәм призеры» (8 грант, күләме - 5 000 сум).
2.2. «БДИ нәтиҗәләре буенча 90 һәм аннан да югарырак балл җыйган иң яхшы укучы» (8 грант, күләме - 5 000 сум).
2.3. «Фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән иң яхшы укытучы» (9 грант, күләме - 10 000 сум).
2.4. «БДИ нәтиҗәләре буенча 90 һәм аннан да югарырак балл җыйган укучыларны әзерләгән иң яхшы укытучы» (6 грант, күләме - 10 000 сум).
2.5. « Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог» (1 грант, күләме - 10 000 сум).
2.6. «Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог» - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында (1 грант, күләме - 10 000 сум).
3. Укытучылар өчен сайлап алу критерийлары
3.1. Укучыларның узган уку елындагы уңышлары (БДИ нәтиҗәләре, Бөтенроссия, республика фән олимпиадалары нәтиҗәләре);
3.2. Һөнәри конкурсларда катнашу һәм нәтиҗәлелек (региональ һәм Бөтенроссия дәрәҗәсе).
3.3. Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге һәм тәрбия эшләре буенча казанышларының уңай динамикасы (раслаучы документлар белән).
3.4. Төркемдә балалар белән белем бирү процессын оештыру, аның нәтиҗәлелеге. Белем бирү учреждениесе җитәкчесе раслаган мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын үзләштерү мониторингы белән раслана.
4. Укучылар өчен сайлап алу критерийлары
4.1. «Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төбәк этабы җиңүчесе һәм призеры»
4.2. «БДИ нәтиҗәләре буенча 90 һәм аннан да югарырак балл җыйган иң яхшы укучы»
5. Конкурсны үткәрү шартлары
5.1. Конкурста катнашу өчен район Башлыгы Гранты бирелүгә кандидатлар агымдагы елның 10 августына кадәр Алексеевск районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итүченең сайлап алу критерийларына туры килүен раслый торган документларны тапшырырга тиеш.
5.2. Муниципаль комиссия рәисе тарафыннан расланган район Башлыгы Грантларын алучылар исемлеге нигезендә, агымдагы елның 20 августына кадәр, район Башлыгы Грантын бирү турында Алексеевск муниципаль районы Башлыгының күрсәтмәсе чыгарыла.
5.3. Район Башлыгы Грантын алу өчен сертификатларны тапшыру Алексеевск муниципаль районы башлыгы, район башлыгы урынбасары, вәкаләтле зат тарафыннан мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең август конференциясендә тантаналы шартларда гамәлгә ашырыла.
5.4. Район башлыгы грантын түләү физик затның исәп-хисап счетына акча күчерү юлы белән башкарыла.
5.5. Педагогик хезмәткәрнең хезмәт кенәгәсенә һәм шәхси эшенә район Башлыгы Гранты белән бүләкләү турындагы карарның датасы һәм номеры күрсәтелгән тиешле язма кертелә.
Совет Аппараты җитәкчесе А.С. Харитонов
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башлыгының 29.08.2019, № 43 карарына 2 нче кушымта
Район башлыгы грантын бирү буенча муниципаль комиссия составы:
|
Демидов С.А. |
- Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башлыгы, Рәис
|
|
Комиссия әгъзалары:
|
|
|
Кадыров Н.К. |
|
|
Леденцов О.Н. |
|
|
Гилязов Д.А. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге» МКУ җитәкчесе |
|
Федотова И.В. |
- «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ Советы әгъзасы, Алексеевск 5 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире |
|
Фомин О.Ю. |
- «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ Советы әгъзасы, Г.С. Боровиков исемндәге 3 нче номерлы Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры |
|
Кирюхина Л.Н. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге» МКУ җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары |
|
Шакирова Д.Д, |
-комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары |
|
Зимина И.Н. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУнең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты |
|
Осянина Л.Г. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУнең тәрбия эшләре буенча методисты |
|
Хасанова Г.Н. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУ методисты |
|
Мохтаров Р.Р. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУнең мәгълүмати технологияләр буенча методисты |
|
|
|
|
Черевова Т.Ю. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУнең кадрлар эше буенча методисты |
|
Муртазина Р.Н. |
- комиссия әгъзасы, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге» МКУнең милли мәгариф буенча методисты |
Совет Аппараты җитәкчесе А.С. Харитонов