Карар № 108 от 22.10.2018 ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында

 2018 елның 29 октябрендә илебез һәм республикабыз тарихында мөһим дата –  Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берлеге төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Алексеевск районы тарихында комсомол шулай ук совет яшьләренең күп кенә буыннарын аякка бастыруда зур роль уйнады, аларны аңлы хезмәт эшчәнлегенә һәм иҗтимагый тормышка тартты.

Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берлеге төзелүнең 100 еллыгын тантаналы төстә бәйрәм итүне оештыру, шулай ук шәхси эшчәнлекләре белән Алексеевск районын үстерүгә шактый өлеш керткән гражданнарны бүләкләү уңаеннан

                                    карар бирәм:

 

 

  1. Район комсомолы ветераннарына тапшыру өчен “ВЛКСМга – 100 ел. Ватан хакына, кешеләр бәхете өчен” (1 нче кушымта) юбилей медален булдырырга.
  2.  Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берлеге төзелүнең 100 еллыгына багышланган юбилей медале турында Нигезләмәне расларга (2 нче кушымта).
  3.  Совет аппараты җитәкчесенә (А.Л. Белкинга) “ВЛКСМга – 100 ел. Ватан хакына, кешеләр бәхете өчен” юбилей медален, аңа таныклыклар бланкларын әзерләүне оештыруны тәэмин итәргә.
  4.  Советның оештыру бүлегенә (Е.А. Харитоновага) юбилей медален исәпкә алуны һәм саклауны тәэмин итәргә.
  5. Район активы һәм район комсомолы ветераннары катнашында тантаналы чаралар үткәрүне оештырырга.
  6.  Әлеге карар  Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында Интернет мәгълүмати-телекоммуникацияләр челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча бастырып чыгарылганнан (халыкка җиткергәннән) соң үз көченә керә.
  7.   Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Совет аппараты җитәкчесе А.Л. Белкинга йөкләргә.

 

Муниципаль район

башлыгы                                                             С.А. Демидов

doc
Скачать текст
DOC, 2.10 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International