Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, халыкны террористик актлардан яклау, аерым әһәмияттәге объектларны, тереклек эшчәнлегенең күтәренке куркынычыннан саклау максатында “Терроризмга каршы көрәш турында”гы 6 март, 2006 ел, 35-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә һәм Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия рәисенең 25 август, 2018 ел, ПР-212 санлы беркетмәсе карарын игътибарга алып,
карар бирәм:
1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының
терроризмга каршы комиссиясенең составын расларга (1 нче кушымта).
2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының
терроризмга каршы комиссиясенә эшчәнлекне Татарстан Республикасы муниципаль районында Нигезләмә һәм Татарстан Республикасы муниципаль районында Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссиягә Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссиянең 25 август, 2018 ел, ПР-212 санлы (2, 3 нче Кушымта) карар белән расланган Регламент нигезендә гамәлгә ашыралар.
3. Муниципаль район башлыгының “Алексеевск муниципаль районының терроризмга каршы комиссиясе Нигезләмәсен һәм Регламентын раслау турында”гы 14 сентябрь, 2017 ел, 64 нче санлы карарын көчен югалткан дип санарга.