Новости

24 июльдә Березовая Грива авылы кешесе Мария Ивановна Фирсова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин,  социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина,  ветераннар Советы рәисе Елена Макарихина күп балалы ана һәм тыл хезмәтчәне Мария Ивановна Фирсованы юбилее белән котладылар.

 Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

 Мария Ивановна Березовая Грива авылында ишле гаиләдә туа. Аның хезмәт эшчәнлеге яшьли башлана.Әле бала чагында ук ул төрле авыр эшләрне башкара. Юбиляр үзе искә алганча, ул Мурзихага ашлык алырга җәяү бара һәм тракторда прицепщик булып эшли.

 Сугыштан соң төрле авыл хуҗалыгы эшләренә йөри, йорт  хуҗалыгы алып бара. 1949 елда кияүгә чыга, ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 13 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар. Хәзер Мария Ивановна туган  авылында кызы белән яши.

Соңгы яңарту: 2020 елның 29 гыйнвары, 09:35

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International