Референдумнар гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча Биләр, Зур Полянка, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна, Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләрендә оештырылачак. Тавыш бирү районның 50 сайлау участогында сайлаучыларның теркәлү урыны буенча иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр булачак.
Тавыш бирү көнендә сайлау мөмкинлеге булмаган сайлаучыларга аны алдан, 4 марттан 10 мартка кадәр, территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Совет мәйданы, 2нче йорт) бирергә мөмкин. Ә 11 марттан 14енә кадәр алар үз сайлау участокларында теркәү урыны буенча тавыш бирә алалар. Эш көннәрендә – сәгать 4тән кичке 8гә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 8дән 4кә кадәр тавыш бирергә мөмкин.