Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Хатын-кыз зирәклегенә, фикерләү сәләтенә, булдыклылыгына, җаваплылыгына, әдәплелегенә, яхшылыгына, сабырлыгына һәрчак сокланам мин.

Назлы яз, кояшның беренче җылы нурлары һәм язгы чәчәкләрнең кабатланмас матурлыгы күңелләрегезне җылылык һәм шатлык белән тутырсын, ә тормышыгыз җайланып китсен: күңелегездә киләчәккә ышаныч, гаиләгездә татулык, муллык хөкем сөрсен,  тормышыгыз гөрләп алга барсын.

Сөйгәннәрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезгә елмаюларын һәм матур сүзләрен ешрак бүләк итсен.

Бу искиткеч бәйрәм язгы кояшның беренче җылы, ягымлы һәм күпне вәгъдә итә торган нурларына охшаган. Әлеге көннәрнең җанга якын кояш энергиясе рухи күтәренкелек чыганагы булып калсын, шәхес буларак үсү  һәм һөнәри казанышларга ирешү өчен яңа көч бирсен. Сезне ел буена бәйрәм җылысы, якыннарыгызның, туганнарыгызның һәм дусларыгызның мәхәббәте җылытсын, ә яңа яз барлык теләкләрегезне тормышка ашырсын, иң якты һәм игелекле хисләр алып килсен.

Хатын-кыз тынычлык, мәхәббәт һәм иҗат итүне гәүдәләндерә. Нәкъ менә сез, хатын-кызлар, тормышның чишмә башында торасыз, безне, иң игелекле хисләр тудырып, яңа биеклекләр яулауга рухландырасыз. Сезнең аркада тормышыбыз матурая, ә күңелдә мәхәббәт туа.

Сез тормышыбызда булган иң кадерле кешеләр: бу җирдә кылына торган бөтен нәрсә сезнең өчен һәм сезнең хакка гына эшләнә. Шундый ук гүзәл, дулкынландыргыч һәм табигый булып калыгыз. Әлеге көннең күркәмлеге сезне ел буена озата барсын!

Район башлыгы Владимир КОЗОНКОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International